"Асылташ" социаль приюты 18 еллыгын билгеләп үтте

2019 елның 18 октябре, җомга

Яр Чаллы шәһәренең "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының туган көненә багышланган чара учреждениедә 16 октябрьдә узды. Быел приют үзенең 18 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Приютта тәрбияләнүчеләр һәм коллектив искиткеч бәйрәм оештырды. Балалар кунакларны үзләренең чыгышлары – шигырьләр, җырлар, биюләр белән шатландырды.  

Приют хезмәткәрләрен һәм тәрбияләнүчеләрне  котларга тугры дуслар килде, алар инде учреждениегә беренче ел гына булышмый: балалар өчен профориентация һәм танып-белү экскурсияләре оештыралар, приютны төзекләндерүдә, залны бизәүдә ярдәм итәләр. 

Бәйрәмдә концерт программасы тәкъдим ителде. Алар арасында "Энергетик мәдәният йорты коллективы, "Вольница" ансамбле, "Ритм" бию студиясе, "Бисеринки" балалар хореография студиясе, А.Пушкин исемендәге лицейда тәрбияләнүче балалар да бар иде.

Бәйрәм чарасы чәй өстәле янында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International