"Астра" тернәкләндерү үзәгендә интерактив уен узды

2019 елның 18 октябре, җомга

17 нче октябрь көнне Алабуга муниципаль районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендә «Иминлек һәркем һәм барыбыз өчен» дигән интерактив уен узды.

Әңгәмә барышында тәрбиячеләр балаларга уен формасында нинди хәлләр килеп чыгаргамөмкин икәнен аңлаттылар. Алар җәяүлеләрнең кем икәнен ачыкладылар. Балалар әңгәмәгә актив кушылдылар һәм тәрбияче сорауларына җавап бирделәр.  

Әлеге чарада 13 кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International