Кукмара тернәкләндерү үзәгендә спорт бәйрәме узды

2019 елның 18 октябре, җомга

16 октябрь  көнне Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында “Әти, әни, мин-спорт һәм тату гаилә“  дип аталган  спорт бәйрәме үткәрелде.  

Катнашучылар ике командага бүленде: "Йолдыз" һәм “Кояш".   Бәйрәмдә командалар табышмакларга җавап бирде, көч сынаштылар, аркан тарттылар һ.б. ярышларда катнаштылар. Эстафета арасында балалар биеделәр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Чара барышында иркен һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде.  

Үткәрелгән спорт чарасы тәрбияләнүчеләрнең физик үсешенә генә түгел, ә әхлакый тәрбия бирүгә, уңай эмоцияләр формалаштыруга, шулай ук ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга да ярдәм итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International