"Балкыш"та көзге күргәзмә

2019 елның 18 октябре, җомга

Табигый материал белән эшләү балага гүзәллек дөньясына кереп китәргә мөмкинлек бирә, аны сакларга һәм табигатьнең кадерен белергә өйрәтә. Шулай ук иҗат белән шөгыльләнү балаларда хезмәт күнекмәләрен формалаштыра һәм эстетик зәвыкны үстерә.

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр көзге кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырдылар. Иҗади шедеврлары өчен балалар кабак сайлады. Фантазия ярдәмендә көзге яшелчәләр матур Кабакка әверелде. 

"Балалар үзләре ясаган эшләнмәләрдән чын канәгать калды һәм мондый эшләрне ешрак оештырырга теләк белдерделәр", - дип чарага нәтиҗә ясады тәрбияче Галия Зайцева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International