Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бергә Арча районының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булып кайтты. Анда алар "Демография" милли проектының "Өлкән буын " проектын тормышка ашыру барышы белән танышты.
Эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы башлыгы Яңа Чүриле психоневрология интернатында булды, учреждениенең яңа торак корпусы төзелешен тикшерде. Яңа корпусның торак зоналарында өстәмә ял бүлмәләре, ашарга әзерләү һәм кабул итү бүлмәләре оештырылачак, бу исә социаль-педагогик тернәкләндерү, психологик бушану буенча дәресләр үткәрергә, шулай ук социаль хезмәт алучыларны мөстәкыйль яшәү күнекмәләренә өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук Эльмира Зарипова журналистлар белән бергә Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында һәм "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел сынау рәвешендә төрле типтагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм медицина оешмаларында укытылган табиб-гериатрлар яисә белгечләр – барлыгы 7 район сайлап алынган. "2020 елда озак вакыт карау системасын булдыруда катнашучы муниципаль районнар (шәһәр округлары) санын 13кә кадәр арттыру планлаштырыла, ә 2021 елда проектта 45 район да катнашачак", – дип билгеләп үтте министр.
Гомумән алганда, ел ахырына Татарстанда 1 638 кеше озак вакыт карау хезмәтләре белән тәэмин ителергә тиеш. 1 сентябрьгә 983 кеше колачланган.
Арча районы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, озак вакыт карау системасын булдыруда катнашудан тыш, "Өлкән буын" проекты кысаларында авыл җирлегеннән 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансеризация үткәрү өчен медицина учреждениеләренә илтүне оештыра. Бу максатлар өчен махсус сатып алынган автотранспорт 2 сентябрьдән эшли башлады. 14 октябрьгә Арча районында 65 яшьтән өлкәнрәк 367 авыл кеше медицина оешмаларына китерелде.
Министр Э.Зарипованың Арча үзәк район хастаханәсенә баруы эш сәфәренең соңгы этабы булды, анда "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын!" проекты кысаларында гериатрия кабинеты булдырылды һәм уңышлы эшли башлады.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елның 9 аена Татарстанда 44 гериатрия кабинеты эшли, аларның 34е быел ачылган, 158 геронтология койкасы (2019 елда 133 койка җәелдерелгән), 910 кеше геронтологик яткаларга алынган.
2019 ел ахырына кадәр тагын 3 геронтологик кабинет ачылачак, тагын 18 геронтологик койка булдырылачак.