Өлкәннәр декадасы уңаеннан Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Эльвира Мифтахова Яр Чаллы шәһәрендә гаиләгә алынган өлкән яшьтәге Лена Бакирова янына килде.
Лена Бикаровага кунак рәхмәт сүзләрен җиткереп, ихлас куңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел көрлеге теләде, азык-төлек җыелмасы һәм чәчәкләр тапшырылды.
Үз чиратында әби "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директорына һәм хезмәткәрләренә аларның фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларга һәм аларның гаиләләренә иң яхшы теләкләрен җиткерде.