Октябрьдә Бөтендөнья почта көнен бәйрәм итәләр. Бәйрәм уңаеннан “Умырзая” балалар һәм яшьүсмерләр тернәкләндерү үзәге тәрбиянүчеләре тәрбияче Ирина Храмутичева җитәкчелегендә почта үзәгендә булып кайтты.
Экскуриянең төп максаты балаларны почта хезмәткәрләренең һөнәре һәм халыкка күрсәтелгән хезмәте белән таныштыру иде. Почта бүлеге җитәкчесе балаларны яхшы каршы алды һәм посылка, гәҗит-журналлар килгән бүлек белән таныштырды. Балалар почта үзәгендә басма продукцияне сатып алырга, якыннарыңа телеграмма һәм открыткалар җибәрергә, коммуналь хезмәтләргә түләргә мөмкин икәнлеген белделәр. Аларга шулай ук хатның ничек адресатка барып җитүен аңлаттылар. Экскурсия нәтиҗәсендә балалар почта хезмәтенең никадәр әһәмиятле һәм кирәкле булуына төшенделәр.