"Балкыш" приютында  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Спорт гаиләсе",- дип исемләнгән кызыклы чара узды.

Чара "Гаилә сукмаклары" программасын тормышка ашыру уңаеннан оештырылды, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.

Тәрбияләнүчеләр тату һәм күңелле команда белән төрле спорт эстафеталарында катнашты,  шул ук вакытта ярдәмчеллек, җитезлек һәм көч күрсәтелде. Балалар уртак эшчәнлек барышында эмоциональ-уңай кәеф алдылар.

Спорт чарасы ахырында "Игелекле сүзләр", - дип исемләнгән уен күнегүе үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр бер-берсенә яхшы сүзләр әйтте, ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр, бер-берсен кочакладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International