"Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр YouTube-каналын эшләтеп җибәрде

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Һөнәр сайлау – һәр кеше өчен иң мөһим адымнарның берсе. "Асылташ" социаль йортында, һөнәри үзбилгеләнешкә, һөнәрләр дөньясы белән танышуга, шулай ук һөнәри белем алуга стимуллаштыруга зур игътибар бирелә.

Шулай итеп, "Монолит" балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау программасы кысаларында "Асылташ" балалар киностудиясе эшли башлады.    

Балалар техника белән танышып, камераның техник характеристикаларын һәм төшерү режимнарын белде. Яшүсмерләр, өч мөһим параметрларны өйрәнде - бу диафрагма, сабырлык һәм утсизү адымнары (ISO), JPEG һәм RAW файллар арасындагы аерманы белделәр. Дәреснең гамәли өлешендә һәркем үзен фотограф, оператор һәм телевизион алып баручы ролендә тәкъдим итә алды.

Алган белемнәрен үзләштерү өчен яшүсмерләр камера белән коралланып, төркемнәргә чыкты, анда тәрбияләнүчеләр приют тормышындагы кызыклы мажаралар белән уртаклаштылар. М.Роксана үзләренең бер төркемдәшләренең туган көнен ничек күңелле итеп бәйрәм итүләре турында сөйләде. К. Даниэль "Drive Kart" картинг-клубында алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Нәниләр шигырьләр сөйләде һәм җыр башкарды. Бу сюжетны төшергәндә К.Рафаэль оператор ролен үз өстенә алган, ә Ш. Илдар үзен "ПРО НОВОСТИ" телетапшырулар алып баручы ролендә сынап карады. 

Яшүсмерләр, ютубта "Асылташ" балалар киностудиясенен үз каналын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте, анда теләге булган һәркем "ПРО НОВОСТИ" айлык программасының тулы чыгарылышын карый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International