Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында сәламәтлек көне уздырдылар. Чара «Сәламәтлек – бик шәп» дигән шигарь белән узды.
Приют тәрбиячеләре «Сәламәт булырга телибез!», «Файдалы һәм зарарлы гадәтләр», «Сәламәт булу ни дигән сүз?» , «Нәрсә ул микроблар?», «Витаминнар – организмны саклаучылар» темасына әңгәмә-дәресләр үткәрде. Шулай ук балалар өчен эстафета оештырылды. Ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде.