19 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Казан Үзәк стадионының футбол-җиңел атлетика манежында "Волонтер-медиклар" Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан "Инклюзив спорт көне. ГТО-чикләрсез" оештырыла.
Ярышларда терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган, ишетү, күрү, интеллект бозылган, табибтан тиешле үрнәктәге ярышларда катнашырга рөхсәт алган инвалидлар катнаша ала. Спортчыларның яше чикләнмәгән. Чарада катнашучылар "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларының тулы комплексын үти һәм тиешле аерымлык билгесен ала алачак.
Элемтә өчен мәгълүмат: "Волонтер-медиклар" региональ координаторы Макарова Анна Вячеславовна, Тел. +7 (917) 856-38-36, e-mail: tat@volmedic.com, Зуева Анастасия Владимировна, тел. +7 (916) 219-42-17, e-mail: para.gto@mail.ru.
Өстәмә мәгълүмат https://vk.com/paragtoproject, https://www.paragto.ru/ сылтамасы буенча.