"Астра" үзәгендә таныш булмаган кеше белән аралашу темасына  дәрес узды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

11 октябрендә  Алабуга муниципаль районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә  “Таныш булмаган кеше белән очрашу. Нәрсә булырга мөмкин?” темасына танып – белү дәресе булып үтте.

Әлеге дәреснең максаты  балаларны таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә керүнең күңелсезлекләрен кисәтү иде, балаларны төрле ситуацияләрдә үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү.

Чара башында балалар таныш булмаган кеше кем булырга мөмкинлеген аңлады. Баланы алып китү өчен таныш булмаганнар нинди шартларга барырга мөмкин икәнлеген ачыкладылар.

Аннан соң балалар “Төлке куян тиресендә” әкиятен тыңлады һәм җинаятьче балаларны җәлеп итү өчен теләсә нинди хәйләгә бара ала дигән нәтиҗә ясадылар.

Дәрес ахырында балалар “Таныш булмаган кеше” мультфильмын карады.

Чарада 18 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International