Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучы Рузалия Сираҗиева җитәкчелегендә бисквит торт пешерү буенча мастер-класс оештырды.
Чараның максаты: өлкән буын социаль хезмәт алучылар арасында кулинария буенча тәҗрибә уртаклашу һәм бисквит торт әзерләргә өйрәтү. Аларның тормыш сыйфатын күтәрү һәм яңа күнекмәләр үзләштерү иде.
Социаль хезмәт алучы Рузалия Сираҗиева бисквит катланмаларын пешерү буенча үзенең кулинария осталыклары белән бик теләп уртаклашты. Куркынычсызлык техникасы һәм санитария-гигиена кагыйдәләрен үтәп, махсус җиһазландырылган бинада торт әзерләнде. Катнашучылар, мастер-класс барышында крем әзерләште, катламналар пешерде һәм актив рәвештә сораулар биреп, әзерләнү тәртибен дәфтәргә теркәделәр.
Барлык катнашучыларның да мондый катлаулы булмаган тортны әзерләргә өйрәнү теләге зур иде. Шундый олы яшьтә кешеләрнең еллар үтүгә дә карамастан, яңа белемнәр алып, үз өсләрендә эшләве һәм якыннарын сөендерергә тырышулары куанычлы.
Мастер-классның соңгы мизгеле әзер тортны авыз итеп, аңа билгеләмә бирү булды.
Чарада 11 кеше катнашты.