Чистай психоневрология интернатында яңа арт-технология керткәннәр

2019 елның 11 октябре, җомга

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, өлкән буын кешеләрен активлаштыру һәм аларның ялын төрлеләндерү өчен Чистай психоневрологик интернатында «Радужное складывание» арт-технологиясен керттеләр.

Дәресләр атна саен үткәрелә. «Радужное сложание» арт-технологиясе – ул сынлы техниканың бер төре. Аның нигезендә төрле детальләрне кисү һәм аларны фонга билгеле бер тәртиптә салу ята. Мондый дәресләр социаль хезмәт алучыларга зур файда китерә. Беренчедән, бу чынбарлыкны танып белүнең нәтиҗәле чарасы. Мондый эшчәнлек күрү сәләтен, күзаллауларын, хәтер, хис-тойгыларын һәм башка психик процессларны үстерүгә һәм формалаштыруга ярдәм итә. Икенчедән, файдалы сыйфатлар формалаша – мөстәкыйльлек, пөхтәлек һәм сабырлык. Технология өлешчә югалган функцияләрне торгызу өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International