Өлкәннәр декадасы кысаларында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты үз карамагындагылар өчен күп төрле чаралар оештырды.
Учреждениедә социаль хезмәтләр алучылар белән шәхси консультацияләр үткәрделәр, концерт чыгышлары оештырдылар, кунаклар һәм якташларны каршы алдылар.
Интернат-йорт белгечләре Марина Гыйльметдинова, Светлана Шигаева һәм Рәшит Вәлиев Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Хәйруллинада булдылар, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар.