9 нчы октябрь көнне Сарман районы мәшгульлек үзәге белгечләре «Минем һөнәрем - минем киләчәк» һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында Әлмәт шәһәренә экскурсия оештырдылар.
Әлеге чарада районның 2 мәктәбе укучылары: сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле, авыр тормыш хәлендәге һәм күп балалы гаиләләрдән балалар катнашты. Балалар китапханәдә, үзәк музеенда, лабораториядә һәм остаханәләрдә булдылар.
Эшче һөнәрләр, аларның эшләре белән таныштылар, биредә кулланыла торган алдынгы технологияләрне һәм җиһазларны карадылар. Балаларга бигрәк тә заманча җиһазлар кулланып үз куллары белән эшләү ошады. Мәсәлән, эретеп ябыштыру аппараты белән эшләү. Балаларны нефть чыгару, аны судан һәм башка матдәләрдән чистарту, компьютер ярдәмендә төрле эш процесслары белән идарә итү, нефть промыселы макеты һәм башкалар кызыксындырды. Аннары балалар "Кванториум" балалар технопаркында булдылар. Технопаркының эшчәнлеге балаларда аеруча кызыксыну уятты. Технопарк хезмәткәрләре балалар өчен квантум һәм лабораторияләр буенча кызыклы экскурсия уздырды, VR-җайланмалар, сәнәгать дизайны студиясе, стиль лабораториясе, нано һәм нейро-юнәлешләр эшләнмәләрен күрсәттеләр, эшчәнлек белән таныштырдылар.
Экскурсиянең төп максаты - укучыларда төрле җитештерү һәм фәнни-тикшеренү өлкәләрендә профессионалларның хезмәте турында күзаллаулар формалаштыру. Укучылар производство оешмасы белән таныша, эш шартларында, эшчәнлек барышында һөнәр вәкилләрен күзәтә ала. Һөнәри юнәлеш бирүче экскурсияләр - ул гомуми белем бирү оешмалары укучыларын һөнәрләрнең күптөрлелеге белән таныштыру, төрле һөнәрләрнең нечкәлекләре турында турыдан-туры күзаллау алу мөмкинлеге тудыра.