Яр Чаллыда озак вакытка карау системасын гамәлгә кертү барышы турында фикер алыштылар

2019 елның 11 октябре, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытка карау системасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

9 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытка карау системасын булдыру буенча пилот проектының чаралар планын гамәлгә ашыруны координацияләү, мониторинглау һәм тикшереп тору буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы очрашуы узды.

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре даими рәвештә чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ гражданнарга озак вакытка карау системасы буенча хезмәтләр күрсәтүне ачыкладылар һәм  оештырганда барлыкка килә торган агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International