Интернат-йортларда яшәүчеләр туган яктан бүләкләр кабул итте

2019 елның 11 октябре, җомга

Менә ничә ел рәттән Лаешның «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Туган як – туган төбәк» дигән республика акциясендә катнаша.

Өлкәннәр декадасы кысаларында социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Сюнина һәм комплекслы үзәк директоры урынбасары Наталия Белоусова кергән район делегациясе Лаеш районының Балык Бистәсе һәм Чистай районнары интернат-йортларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашты.

Өлкәннәргә район башлыгы Илдус Зарипов исеменнән азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Елена Слюнина барысын да бәйрәм белән котлады, шулай ук Сокурыдагы «Кояшкай» балалар бакчасы балалары һәм әти-әниләре - «Игелек һәм кайгырту» хәйрия акциясендә катнашучылар исеменнән бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International