Яшел Үзән районында “Авылда эшмәкәрлек инициативасы – 2019” проекты дәвам итә

2019 елның 11 октябре, җомга

4 һәм 8 октябрендә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы Олы Клүчә һәм Свияжск урта белем бирү мәктәпләрендә булдылар.

Авыл мәктәпләре укучылары “Авылда эшмәкәрлек инициативасы – 2019” бизнес-проектлар муниципаль конкурсы оештыручылары белән очраштылар. Чара Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең “Минем эшче буласым килә, мине өйрәтсеннәр әле!” (“Я в рабочие пошел, пусть меня научат!”) һөнәри юнәлеш проекты кысаларында узды.

Яшел Үзәннең “Яшьлек” яшьләр иҗаты үзәге җитәкчесе Артур Хәйруллин мастер-класслар үткәрде, укучыларга кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә заманча технологияләр кулланып, авылда ничек бизнес проектлый башларга кирәклеге хакында сөйләде. Очрашу ахырында мәшгульлек үзәге белгечләре  чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш тесты уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International