18 октябрендә 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.
Килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: сату буенча менеджер һәм белгеч, автомобиль йөртүче, кондуктор, автомобиль юучы, тәрбияче, биналарга хезмәт күрсәтү буенча эшче, агрегатларны ремонтлау буенча слесарь, слесарь-электрик, суүткәргеч челтәрләрне әйләнеп үтүче, авария-торгызу эшләре слесаре, токарь, инженер һәм башкалар.
Килүчеләр шәһәрнең предприятие һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар мәсьәләләре буенча фикер алыша алачак. Шулай ук эзләүчеләрнең турында белү мөмкинлеге булачак.
Сезне Герцен ур., 86 А адрес буенча көтәләр. Белешмәләр өчен телефон 32-34-95.