7 һәм 9 октябрь көннәрендә Зәй муниципаль районында "Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күп балалы, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга хәйрия акциясе оештырды.
Социаль ярдәм күрсәтүгә Зәй политехник көллиятендә белем алучы "Profistail" волонтерлык отрядының активистлары да җәлеп ителде.
Әлеге чара мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарга, балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә, көндәлек азык-төлек әзерләү өчен азык-төлек запасларын тулыландыру максатыннан, оештырылды.
Әмма аның төп максаты – тормышта авыр хәлдә калучыларга янәшәдәгеләрнең ярдәмгә әзер икәннәрен искәртү. Мондый акция игелеклелек идеясен, ярдәмләшү хисен тарата, кешеләрне уңай эшләргә этәрә.
Гаиләләр күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр һәм әлеге акцияне оештыручыларга җылы сүзләрен җиткерделәр.