"Шатлык" үзәгендә "Әни белән бергә" программасының иң кечкенә катнашучысын котладылар

2019 елның 11 октябре, җомга

Икенче ел рәттән “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплеслы үзәге психологлары һәм социаль педагоглар тарафыннан “Әни белән бергә” программасы кысаларында эш алып барыла.

Программаның төп максатлары һәм бурычлары :

- баланың  физик, интеллектуаль, сөйләм, эмоциональ һәм социаль яктан үсешенә этәргеч бирү;

- балаларның бер-берсе белән үзара хезмәттәшлеге күнекмәләрен үстерү;

- игътибарлылык, кабул итү, сөйләм,  ритм хисе, гомуми һәм вак моторика, хәрәкәтләрне координацияләүне үстерү.

Программа 1 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән һәм ата-аналарга баланы балалар бакчасына  әзерләү өчен киңәш ителә. Әлеге программа ярдәмендә, дөнья турында белемнәрен киңәйтүдән тыш, сабый  башка балалар һәм өлкәннәр белән аралашу күнекмәләренә өйрәнә.

Программа кысаларында үстерелешле дәресләрдән һәм укыту лекцияләреннән тыш, үзәк белгечләре тарафыннан төрле социаль-анимацион чаралар оештырыла.

9 октябрьдә программаның иң кече катнашучысы Валериягә бер яшь тулды.

Сабыйның беренче туган көне - гаилә өчен бик мөһим бәйрәм, беренче кечкенә юбилей. Барлык ата-аналар да аны үзенчәлекле һәм шатлыклы итеп уздырырга тели. Бу көнне сабыйның якын кешеләре белән бергә яшьтәшләре дә булса, бәйрәм һичшиксез онытылмаслык булыр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International