Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршында оешкан “Пульс” клубына тырыш, актив кешеләр йөри. Зәй муниципаль районында беренче һәм бердәнбер көмеш яшьтәге волонтер отрядының нәкъ менә биредә оештырылуы гаҗәп түгел.
Аларның эшчәнлеге бик киң: алар ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга барып, хәлләреннән килгәнчә ярдәм итә, социаль яклауга мохтаҗ балалар белән шөгыльләнәләр, актив пенсионерлар өчен “Пульс” клубында сәламәтләндерү һәм ял чаралары уздыралар.
Һәм, әлбәттә инде, өлкән яшьтәге волонтерлар шәһәр, район һәм республика бәйгеләрендә, акцияләрдә һәм чараларда, шул исәптән Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда актив катнаша.
Районда караучысы булмаган өлкәннәрне тәрбиягә алган ике гаилә бар. “Пульс” клубына йөрүчеләр бу гаиләләрдә дә очрашулар оештыра. Чираттагы шундый очрашу 9 октябрьдә булды. Дустанә әңгәмә барышында Көмеш волонтерлар Анна Якимовнаның хәле белән кызыксынды, җырлар башкарды, үз куллары белән ясалган кечкенә бүләкләр тапшырдылар.
Анна Якимовна кунаклар килүенә бик шат калды.