Арчаның тернәкләндерү үзәге белгечләре Бөтенроссия форумында катнашты

2019 елның 11 октябре, җомга

9 октябрьдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре Казан ярминкәсе территориясендә узган «Башкалар» Бөтенроссия форумында катнашты.

Бу чара үз мәйданнарында сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтү, җитешсезлекләре булган кешеләргә хезмәт күрсәтүче коммерцияле булмаган сектор профессионалларын җыйды. Форум, Идел буе федераль округында, реабилитация хезмәтләре системасы үсеше аша психик авырулардан интегүче кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Үзәк белгечләре һөнәрчелек, сынлы сәнгать һәм инклюзив иҗат ярминкәсендә булдылар, мастер-классларда катнаштылар. Белгечләр фикеренчә, мондый чаралар тәҗрибә алмашуга ярдәм итә, белгечләрнең белем дәрәҗәсен арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International