2017 елда “Өлкән кеше тәрбиягә алган гаилә” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чистайда өлкән яшьтәге гражданин Ипатов Лев Гаврил улы яңа гаиләле булды.
Лев Гаврилович 2 нче төркем инвалид, социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткәндә ул бик каты авырый, үз-үзен көчкә карый иде һәм шул сәбәпле аны картлар һәм инвалидлар интернат-йортка урнаштырырга дигән сорау килеп басты. Ләкин олы кешенең нинди авыр хәлдә калуы турында алты ел хезмәт стажы булган социаль хезмәткәр Ләйсән Хөснуллина алды һәм әлеге авыр ситуация үзеннән-үзе хәл ителде. Яхшы нәтиҗә үзен озак көттермәде: олы кешенең физик халәте яхшырды, күңел күтәренкелеге сизелә башлады, ул гаиләнең тулы хокуклы әгъзасына әйләнде, Биредә аның фикеренә колак салалар, балаларга ул бабай, гаиләдә Лев Гаврилович үзен кирәкле итеп тоя, димәк, ул тулы канлы тормыш белән яши.
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре ветеран Лев Гаврилович Ипатов торган гаиләгә килде, аңа нык исәнлек, күңел күтәренкелеге теләп бәйрәм белән котладылар һәм татлы бүләк тапшырдылар.