"Талисман" волонтерлар отряды Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында музыкаль бүләк белән кунакта булды.
Өлкән буыны декадасы кысаларында "Асылташ" приютының "Талисман" волонтерлар отряды педагог-психолог Нуриева Светлана Сергеевна һәм социаль эш буенча белгеч Васильева Алинә Витальевна җитәкчелегендә Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайттылар.
Балалар алдан әзерләнгән концерт программасын күрсәтте, үз куллары белән ясалган открыткаларын бүләк иттеләр.
Тәрбияләнүчеләр өлкән буын кешеләре белән аралаштылар, аларның язмышлары, мәнфәгатьләре һәм мавыгулары турында белделәр.
Әбиләр һәм бабайлар һәрвакыт игътибар һәм кайгыртуга бик шат, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләрнең үз тормышларында катнашуы өчен аларга бик кадерле.Волонтерлар белән аралашу аларга бик күп бәхетле минутлар бүләк итте.