«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Тәтеш муниципаль районында бу елның 2 сентябреннән «Өлкән буын» проекты старт алды. Әлеге проектның максаты - авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкне диспансерлаштыру, шул исәптән аерым социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклауга скрининглар уздыру.
Монастырский, Нармонка, Льяш, Федоровка һәм Урюм авыл җирлекләре фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләренең уртак эше нәтиҗәсендә һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләренең 2019 елның сентябрь аенда диспансеризация узу өчен махсуслаштырылган автотранспорт белән 190 кеше китерелде. Профилактик тикшерүне Тәтеш район хастаханәсенең һәм Олы Шәмәк табиблык амбулаториясенең гомуми практика табиблары гамәлгә ашырды.
Бу елның ахырына кадәр «Тәтеш РҮХ» ДАССОсы «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәк 700 гражданны тикшерү планлаштырылган.