Эльмира Зарипова кибатлетика буенча беренчелек чемпионнарын котлады

2019 елның 11 октябре, җомга

10 октябрьдә Казан «Казан-2019» кибатлетика буенча ачык беренчелекне кабул итте.

Кибатлетика буенча беренчелектә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле 43 кеше катнашты. Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр көнкүрештәге төрле имитаторлардан торган трассаларда көч сынаштылар.

Ярыш чемпионнары алган баллар саны буенча билгеләнде. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучылар өчен мондый чаралар – очрашу, танышу, үз холкын күрсәтү мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International