Әлеге ел башында «Игелек маршрутлары» иҗтимагый оешмасы II Республика яшьләр «Чиксез талантлар фестивале» дип игълан итте. Фестивальнең максаты – инвалидлыгы булган башка яшьтәшләре белән беррәттән, спортта, һөнәрдә, иҗатта, иҗтимагый эшчәнлектә казанышларын күрсәтү өчен Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан инвалид яшьләр өчен инклюзив берләшмә формалаштыруга ярдәм итү.
Минзәлә районыннан фестивальдә Балалар иҗат йортының яшь педагогы Алмаз Гыйлаҗиев катнашты. Аңа әзерләнергә халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ярдәм итте.
Алмаз Азатович «IT-интеллектуаллар» номинациясендә катнашты. Аның «Робототехника – гаять перспективалы» эше иң яхшы дип табылды. Бүген комплекслы үзәк директоры Наталья Елхова җиңүчегә диплом, кубок һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.