«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорт хезмәткәрләре белән «Озак вакыткаы карау системасы» программасы буенча укулар үткәрелә.
Хезмәткәрләр «Про-паллиатив» сайтында урнаштырылган видеобелешмәлек өйрәнә, анда «Старость в радость» БФНЫ карау буенча эксперт өлкәннәрне карау алымнары турында сөйли. Үткәрелгән җиде дәрес барышында катнашучылар видеоматериаллардан авыруны ничек җиңел генә күчереп була яки урын-җир кирәк-яраклары, пациентка бер хәлдә ятарга ярамаганлык һ.б турында тирән эчтәлекле мәгълүмат алдылар. Хезмәткәрләр дәресләрдә алган белемнәрен үз эшләрендә уңышлы кулланалар.