Шушы көннәрдә «Ориентир» кинотеатры проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Беларус» холдингы – «МТЗ-Татарстан сәүдә-җитештерү компаниясе» ҖЧҖнә экскурсия оештырды.
Чараның максаты - Алабуга районының заманча заводларында кирәкле эшче һөнәрләрне һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыру.
25 өлкән сыйныф укучысы трактор техникасының җитештерү цехлары, сервис үзәге, күргәзмә биналары комплексында булдылар, анда «Беларус» тракторларының яңа модельләрен карадылар. Экскурсия барышында белгечләр үзләренең эш үзенчәлекләре, хезмәт нәтиҗәләренә карата югары таләпләр турында сөйләде, юл-төзелеш һәм авыл хуҗалыгы техникасын җыю процессын күрсәттеләр, балаларның сорауларына җавап бирделәр.
Һәр өлкән сыйныф укучысына истәлеккә сувенир продукция һәм предприятие логотибы төшерелгән буклетлар тапшырылды.