"Өмет яры"нда ТАССРның 100 еллыгына багышланган уен оештырылды

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Менделеевск муниципаль районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Туган як» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.

Чараның максаты - бүлек карамагындагы балаларның күзаллауларын киңәйтү, республиканың истәлекле урыннары турында белемнәрне тулыландыру, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның ялын оештыру.

Социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен республика тарихы, истәлекле урыннары һәм мәдәнияте турында тематик сораулардан торган уен әзерләгән. Уенчылар бик теләп барлык сорауларга җавап бирде һәм Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияте буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International