Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге белгечләре махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсенә нәтиҗә ясады

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан 8 октябрьдә мәшгульлек үзәгендә пенсиягә чыгу яшендә булган һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды.

Вакансияләр ярминкәсендә шәһәрнең 7 предприятиесе һәм оешмасы катнашты: А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, Идел буе фанера-мебель комбинаты, “Ак Барс Мед” иминият компаниясе, Яшел Үзән машина төзү заводы (Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе филиалы), Яшел Үзән силикат кирпеч заводы, Металл конструкцияләр заводы, Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе.

Кадрлар хезмәте тарафыннан эш эзләүчеләргә 52 вакансия тәкъдим ителде - инженер-технолог, токарь, иминият агенты, слесарь-җыючы, тегүче, суднолар ремонтлаучы, ярдәмче эшче, шпон һәм фанера киптерүче, автомобиль йөртүче, электрчы, электр һәм газ эретеп ябыштыручы, тракторчы, белгеч һ.б.

Чарага 71 кеше килде, шуларның илле тугызы – пенсиягә чыгу яшендә булган граждан, кырык җидесе мәшгульлек үзәгендә исәптә тора.

Катнашучылар эш бирүчеләр белән әңгәмә узарга һәм булган вакансияләргә үзләренең кандидатураларын тәкъдим итәргә, эш бирүчеләр тәкъдим иткән буш эш урыннары белән танышырга, хезмәт законнары өлкәсендәге сораулар буенча консультация алырга мөмкинлек алды.

Мәшгульлек үзәге белгечләре резюме төзергә һәм аны “Работа России” порталында урнаштырырга ярдәм иттеләр.

Гражданнарга консультация бирү өчен махсуслаштырылган ярминкәгә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге, Яшел Үзән шәһәре, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районында Россия пенсия фонды идарәсе, “Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге” ДПУ-филиалы белгечләре чакырылган иде. Теләге булган һәркем кан басымы дәрәҗәсен тикшертә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International