Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында КФУ Алабуга институты студентларының "Игелек остаханәсе" проекты тәкъдим ителде һәм эшли башлады. Ул "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Проектның максаты - уңышлы коммуникацияләр, өлкән яшьтәге кешеләрнең иҗади һәм танып-белү сәләтен үстерү өчен уңайлы мохит булдыру. Проект командасы декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле төрләре буенча ун мастер-класс үткәрергә планлаштыра. Ике ай дәвамында өлкән яшьтәге кешеләр студентлар белән бергә иҗат белән шөгыльләнәчәк, төрле техникаларда кызыклы эшләр оештырачак.