Укытучылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин мөрәҗәгате

2012 елның 5 октябре, җомга
Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итүһәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинның  Укытучылар көне уңаеннан тәбрикләү сүзе
 Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Бүгенге бәйрәм көнендә сезгә булган ихлас тәбрикләү сүзләремне җиткерергә рөхсәт итегез! Борынгы грек мифында исеме “алдан уйлаучы, күрүче” дигән мәгънәне аңлатучы  Прометей кешеләргә ут бүләк иткән кебек, сез дә, сайлаган һөнәрегез хакына, балаларга белем нуры һәм күңел җылыгызны өләшәсез.
Сез, башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә хезмәт куеп, тәрбияләнүчеләрегезгә тормыш юлында тугры юлдаш, димәк, яхшы эш урыны табуга гарант  булырлык аң-белем, тәҗрибә бирәсез.
Сез укыткан белгечләргә хезмәт базарында ихтыяҗ елдан-ел артып тора, җөмһүриятебезнең  иң эре предприятиеләре аларны киң колач җәеп каршы ала.
Ә сез исә, үз чиратыгызда, һәрбер укучыгызга күңелегезнең бер өлешен бүләк итеп, бәхет кошы сыман, яңадан туасыз - чөнки сезнең әле булачак белгечләрне кабат үз канатыгыз астына аласы, белем бирәсегез бар.
Кадерле укытучылар,  мөгаллимнәр, үзегезне саклагыз! Күзләрегездәге ихлас ялкын беркайчан да сүнмәсен-сүрелмәсен! Укучыларыгызның ирешкән уңышларын күреп, аларга сөенеп яшәгез!
Бәхетле булыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International