3 октябрь көнне, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ТР ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының Республика Советы юбилей конференциясе узачак.
Чарада 600 дән артык кеше катнаша.
ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков әлеге чараның хөрмәтле кунагы булыр дип көтелә.
Конференция башланыр алдыннан кунаклар фотокүргәзмә белән таныша алачаклар. Биредә әлеге оешманың барлык эшләү дәверендә ирешкән уңышлары хакында конкрет йөзләр, кешеләр, аларның тарихлары буенча белеп була. Шулай ук бу көнне ТР ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының Республика Советы эшчәнлеген яктыртучы махсус фильм карарга да мөмкин булачак.
Конференция кысаларында Яшел Үзән, Кукмара районнары ветераннар советы председателләре һәм Яр Чаллы мэры чыгыш ясар дип көтелә.
Чара ахырында ТР ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының Республика Советы Уставы кабул ителеп, Республика Советы составына ветеран оешмалары рәисләрен, министрлыклар вәкилләрен сайлау да узачак.
Конференция сәгать 11 дә башлана.