Кичә Казанга Татарстанда "Уңайлы тирәлек" программасын уңышлы тормышка ашыру тәҗрибәсен өйрәнү өчен Әстерхан өлкәсеннән делегация килде. Кунаклар шулай ук республикада өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, балалар оешмалары белән эшләү буенча ирешкән уңышлар хакында да кызыксындылар. Делегация составында Әстерхан өлкәсе хөкүмәте председателе Галина Зотеева, социаль үсеш һәм хезмәт министры Екатерина Лукьяненко да бар иде.
Визит кысаларында кунаклар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белән очраштылар. Шулай ук инвалидларга яшәү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган тирәлек таләпләренә тулысынча җавап бирә торган объектлар, шул исәптән, сукырлар өчен махсус китапханә белән дә таныштылар.