Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин мөрәҗәгате

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе
Ел саен, октябрьнең иң беренче көнендә, без хөрмәтле затларыбыз, милләтебезнең йөзек кашларын, озын гомер юлы узган мөхтәрәм өлкәннәребезне тәбриклибез.
Аларны барлык авырлык һәм кайгы-хәсрәтләрдән ышыклау, “тормыш көзләрен” уңайлы уздыру   өчен лаеклы шартлар булдыру - безнең һәркайсыбызның иң олы бурычы.
Яшьләрнең менталитетына туган илебезнең гореф-гадәтләре әйтеп бетергесез зур тәэсир ясый. Нәкъ менә алар өлкән буынга карата тирән ихтирам һәм хөрмәт тәрбияли. Әби-бабаларыбызның гасырлар буена тупланып килгән, алтынга тиң кыйммәтле киңәш-табышларында чагылучы зирәклектән башка яшь гөлләребез чәчәккә бөреләнү генә түгел, киләчәген дә төзи алмас иде.
Бары тик көндәлек кайгырту һәм тәрбия генә “асылташларыбыз” – кадерле өлкәннәребезне саклап калырга ярдәм итәчәк. Әмма бүген без аларга аеруча ихтирам күрсәтергә, игътибарыбызны кызганмаска, һәм, әлбәттә инде, чын күңелдән, ихластан елмаерга тиешбез.
Хөрмәтле ватандашлар! Бәхет ул – тирә-юньдәгеләрнең сине аңлавында, диләр. Шуның өчен дә мин сезгә барлык якыннарыгызның сезне аңлап яшәвен һәм сәламәтлек, шатлык тулы озын гомер теләп калам!
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International