Алабуганың Тынычлык проспектында урнашкан сәүдә мәйданында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә авыл хуҗалыгы продуктлары ярминкәсе эшли. Гадәттәгечә, һәр ярминкәдә өлкән шәһәрдәшләргә Алабуга политехник көллияте студентлары - "Бердәм Русия Яшь гвардиясе" иҗтимагый оешмасы әгъзалары ярдәм итә.
Яшь гвардичеләр өлкәннәргә йөкләрен машинага кадәр, ә якын торганнарына өйләренә чаклы илтеп бирергә булышалар.
Кайбер алабугалылар инде өлгер егетләргә үзләре үк ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Сатучылар да хәзер олы сатып алучыларына булышырга дип, гвардиячеләрне үзләре дәшеп алалар.
Өлкәннәр авыл хуҗалыгы продуктларын кайгырмыйча, күпләп сатып ала, чөнки аларга ярдәм читтә түгел, якында гына йөри. Алар моның өчен егетләргә бик рәхмәтле.