Алабуга Мәдәният сараенда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узган

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе
 

Аны оештыруда турыдан-туры катнашучылар арасында Алабуга политехник көллиятенең “Яшь гвардиячеләре” дә бар. Алар кунакларны ишек алдыннан ук тәбрикләп каршы алып, бәйрәм тамашасы вакытында сәхнәдә дә ярдәмгә килгәннәр. Ә тантана тәмамлангач исә яшь егетләр өлкән ханымнарны биюгә дәшкәннәр.

Бәйрәм өлкәннәр хәтерендә якты истәлекләр генә калдырыр дип өметләнә оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International