Иртәгә 17.00 сәгатьтә "Без сайлыйбыз, безне сайлыйлар" дип исемләнгән ток-шоу узачак. Бу көнне балалар һәм аларның әти-әниләре теге яки бу һөнәрне һәм шул һөнәргә өйрәтүче уку йортын ни өчен сайлаулары хакында фикер алышачаклар.
Әлеге чара һөнәр сайлау кебек четерекле мәсьәләнең асылы хакында сөйләшү өчен үзенә күрә бер мәйданга әверелер дип өметләнә оештыручылар. Алар мәктәп укучыларыннан "Булачак һөнәр өчен кайда белем алырга мөмкин?" дигән мәңгелек сорауга җавап та ишетергә телиләр. Шулай ук бу сорау балаларның әти-әниләренә бирелеп, аларның фикерләрен дә беләчәкләр. Алар балаларына һөнәрне нинди карашларга нигезләнеп сайлый икән - әлеге сорау да мөһим темалар рәтендә булачак.
Теләге булган һәркем 516-86-79, 77 яки 76 телефоннары буенча чылтыратып, әлеге мәсьәләгә карата булган фикерен белдерә ала. Иң кызыклы сораулар авторларын оффлайн режимында, ягъни турыдан-туры сөйләшүгә дәшәчәкләр.
Билгеләп үтәбез, әлеге чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм соиаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова да катнашыр дип көтелә.