Казанда эш табарга теләүчеләр өчен уңай вакыт

2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе
20 нче сентябрьдән алып 26 нчы сентябрьгә кадәр булган хисап атналыгында эш белән тәэмин итү үзәкләренә башкаланың предприятеләре тарафыннан 730 вакансия күрсәтелгән. Хезмәткәрләргә булган гомуми ихтыяҗ хәзерге вакытта 25277 берәмлекне тәшкил итә.
Бу атнада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эш югалтучылар саны да зур түгел – ярты миллион икътисади яктан актив халык нисбәтендә караганда ул 203 кешене тәшкил итә, аларның 133 эш урынын үз теләкләре белән калдырып киткән.
Эштән азат ителүчеләрне (эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә басканнар гына)  тармакларга таркатып карасак, мондыйрак картина килеп чыга. Иң күп эшсез дип танылганнар күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә  очрый. Мисал өчен, сәламәтлек саклау өлкәсеннән – 32 кеше азат ителгән, эшкәртүче җитештерү тармагында – 29 кеше. Үз чиратында, эштән азат итүләрнең азлыгы белән бары дәүләт идарәсе һәм  авыл хуҗалыгы тармаклары гына билгеләнеп үтә ала – биредә 4 һәм 2 кеше генә эштән киткән. Балкчылык һәм файдалы казылмалар табу тармагында исә эштән азат итү очраклары бөтенләй күзәтелмәгән.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International