Татарстанның моношәһәрләрендә эшче куллар җитми

2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстанның моношәһәрләре эре җитештерүләрнең үзәге һәм намус белән эшләп, яхшы хезмәт хакы алырга теләүчеләр өчен хәйран күп вакансияләр булган урын буларак та сыйфатлана. 20 нче сентябрьдән алып 26 нчы сентябрьгә кадәр булган хисап атналыгында гына да бу шәһәрләрдә 1166 ачык вакансия булган. Әлеге вакансияләр эш белән тәэмин итү үзәкләренә 7 предприятие тарафыннан күрсәтелгән.
Моношәһәрләрдә хезмәткәрләргә булган гомуми ихтыяҗ 13431 кешене тәшкил итә. Мисал өчен, моның кадәр вакансия Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарының бөтен  икътисади яктан актив халкын эш белән тәэмин итәргә җитәр иде. Гадәттәгечә, эш табу өчен иң зур мөмкинлекләр Яр Чаллыда – монда 7382 вакансия бар. Икенче урында Түбән Кама. Бу шәһәрдә 2365 ачык вакансия теркәлгән. Эш эзләүчеләр өчен азмы-күпме уңайрак хәл Алабуга, Яшел Үзән шәһәрләрендә күзәтелә. Аларда 1370 һәм 1203 вакансия исәпләнә. Эш урыннарының бик күпкә азлыгы белән Чистай һәм Менделеев аерылып тора – монда 706 һәм 377 хезмәткәр сорала. 
Эшсезләр саны вакансияләр саныннан әллә ничә тапкырга артып китә торган бер шәһәр тибындагы бистә бар – ул да булса Кама Аланы. Монда, гадәттәгечә,  вакансияләр саны бик аз – бары 14 кенә.
Татарстанның моношәһәрләре буенча карасак, бер эшсезгә 2 гә якын вакансия туры килә. Ә хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты  исә 0,63 кеше/вакансияне тәшкил итә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International