Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә, Вахитов районы социаль яклау бүлеге белән берлектә түгәрәк өстәл уздырдылар. Чарада сәламәтлек саклау органнары һәм Вахитов районы иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә катнашты. Биредә Өлкәннәр декадасы кысаларында чаралар үткәрү, аларга медицина-социаль хезмәтләр күрсәтү аспектлары, дарулар белән тәэмин итү , психологик ярдәм күрсәтү хакында сөйләштеләр.
Түгәрәк өстәлнең рәсми өлеше тәмамланганнан соң кунаклар һәм иҗтимагый оешма вәкилләре сөйләшүне чәй янында дәвам иттеләр.