Бүген Вахитов эш белән тәэмин итү үзәгендә өлкәннәр өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе уздырылды. Биредә пенсия яшендәге һәм пенсиягә чыгарга әзерләнүче өлкәннәр катнашты. ААҖ "Адонис", МУП Трест «Горводзеленхоз», МУП «Метроэлектротранс», ФКП «"Точмаш"Казан заводы" , ААҖ «Электроприбор Казан заводы» кебек предприятеләр бу көнне 594 вакансия тәкъдим иттеләр. Шул исәптән эшче һөнәрләр буенча - 569 вакансия дә бар иде.
Бу көнне эш бирүчеләр бухгалтер, инженер, троллейбус йөртүче, слесарь-ремонтник, электромонтер, штамповщик, токарь, кровельщик кебек белгечлекләргә эшче куллар эзләделәр.
Ярминкәдә шулай ук үзәк белгечләре тарафыннан 238 эшсез гражданга хезмәт законнары, эшкә урнашу, дәүләт гарантияләре буенча сорауларга җаваплар бирелде.
Ярминкәгә барлыгы 217 кеше килгән иде. Шуларның 19 на эшкә юллама тапшырылды.