Бүген Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгедә көзге вакансияләр ярминкәсе узды, анда шәхси эшмәкәрләр Р. Касыймов, М.Минаев, “Алнас” ҖЧҖ (Әлмәт шәһәре), “Метроэлектротранс” МУП (Казан шәһәре) җитәкчеләре һәм кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.
Эш эзләүчеләргә шофер, төрле белгечлектәге операторлар, эш бүлүчеләр, участок мастерлары һ.б. вакансияләр тәкъдим ителде.
Ярминкәгә эшсезләр дә, мөрәҗәгать итүче гражданнардан да 65 кеше килде.
Эш бирүчеләр барлык кандидатураларны да карады, тикшерүдә 15 резюме тора.