2019 елның 12-13 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә "Коррекция һәм үсеш" фәнни-гамәли тернәкләндерү үзәге тарафыннан оештырылган "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга башлангыч комплекслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле технологияләре һәм практикалары" дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.
Конференциянең максаты - Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән практик белгечләр, ата-аналар бергәлегенең мөмкинлекләре чикле балаларга башлангыч комплекслы ярдәмнең нәтиҗәле технологияләрен һәм практикаларын куллануда көчләрен берләштерү.
Татарстан Республикасыннан конференциядә Арча, Баулы, Алабуга, Яшел Үзән муниципаль районнары мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре директорлары, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Республика ресурс үзәге" белгечләре катнашты. Казанның "Апрель" тернәкләндерү үзәге белгече Миләүшә Урманова секция утырышында Эрготерапевт эше башлангыч ярдәм белгечләре командасында" дигән доклад белән уңышлы чыгыш ясады.
Узган конференция турындагы видеоматериал белән сылтама буенча танышырга мөмкин: http://развитие30.рф/images/video/video5.mp4.