Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе - балигъбулмаганнарны җәйге чорда эшкә урнаштыру. Моның өчен бюджеттан 4,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Яшьләрне эш белән тәэмин итү максатларыннан бу елны 2480 мәктәп яшендәге бала төрле өлкәләрдә эшләп алган: бу экологик һәм яшелләндерү отрядлары, педагогик, сервис, социаль отрядлар да.
Билгеләп үтик, Түбән Камада студентларның хезмәт хәрәкәте актив үсештә. Һәр ел саен җәй айларында төрле предприятиеләрнең җитәкчеләренә студентлар хезмәт отрядлары әгъзаларын эшкә урнаштыру хакында үтенечләр юлланып килә. Мисал өчен, бу елны шул рәвешле 3000 нән артык студент эш урынлы булуга ирешкән.