Иртәгә министр урынбасары Наталья Бутаева җылылыкка субсидия хакында сорауларга җавап бирәчәк

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе

Иртәгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү артуны җиңеләйтүгә юнәлдерелгән максатчан субсидия бирү темасына  "Туры элемтә" узачак. Бу "кайнар" теманың исәп-хисап системасы, кемгә тиеш булуы кебек башка бик күп нечкәлекләре турындагы сорауларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева җавап бирәчәк. Аңа сорауларны турыдан-туры көндезге 11 дән 12 гә чаклы 562-64-30 телефоны буенча чылтыратып бирергә мөмкин булачак.  Сорау язуларын алдан автоҗавапчы 229-92-08 телефоны  буенча, һәм oivan2002@mail.ru. электрон адресына язып та калдырырга була.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International