Түбән Камада быел ике кеше бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе

Түбән Кама районында быел ике кеше бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу хакта күптән түгел булып узган киңәшмәдә социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлсирин Ямалеева белдерде.

Ул шулай ук инде 100 еллык чикне узган башка 5 Түбән Камалы хакында да әйтеп китте. Алар арасында 10 ноябрьдә 101 яшен тутырырга җыенучы Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсыйх Хәбибуллин да бар икән.

Гөлсирин Ямалеева сүзләренә караганда,    муниципалитет әлеге хөрмәтле  картларыга карата тирән ихтирам белән карый,  күп еллар буе ярдәм күрсәтеп килә һәм котларга, бүләкләр тапшырырга  да онытмый.

Искәртергә кирәк, Түбән Каманың озак яшәүчеләре арасында иҗтимагый тормышта актив катнаша торган бик кызыклы шәхесләр дә күп. Нәкъ менә алардан күптән узган, суга аккан еллар хакында  тарихи мәгълүматлар да ишетергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International